Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Юлиус Фучик урамының бер өлеше бер елга ябыла

Казанда Юлиус Фучик урамының бер өлеше бер елга ябыла

https://tnv.ru

23 Март 2026, 09:50

3

0

Казанда Юлиус Фучик урамының бер өлеше бер елга ябыла
Казанда Юлиус Фучик урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Бу метроның икенче линиясендәге «Фучик» станциясеннән «Академик Сахаров» станциясенә кадәрге беренче участокны төзү эшләре белән бәйле. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2026 елның 27 мартыннан 2027 елның 3 февраленә кадәр Юлиус Фучик урамындагы 94 нче йорттан Чыңгыз Айтматов урамына кадәрге юл өлеше транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябылачак.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар