https://tnv.ru
17 Апрель 2025, 17:47
258
0

Кичә Казанда "Мир" кинотеатрынданда "Ватан 21 век" һәм ТНВ төшергән «Кеше китә - җыры кала» телесериалының презентациясе узды. Чара барышында сериалның бер сериясе күрсәтелде һәм анда катнашкан актерлар белән очрашу узды. Сериал Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелде, 22 сериядән тора.
«Ватан 21 век» кинокомпаниясе «Кеше китә - җыры кала» сериалын Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы белән төшерде. Сериал Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм В. Д Шашин исемендәге «Татнефть» АҖ компаниясе ярдәмендә әзерләнде.
Әлеге чарада Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готыф улы Әхмәтов та бар иде.
"Уртак проектыбыз Бөек Җиңүнең 80 еллыгына матур бүләк булсын иде, чөнки без, сугыш чоры, тылдагы авырлыкларны кичкән буынның балалары. Шул кешеләрнең язмышларын, фидакарьлек һәм каһарманлык истәлеген яшьләребезгә, бүген үсеп килә торган буынга таныту һәм җиткерү дигән максатлар белән эшләнде ул. Икенче максатыбыз ул – «Яңа Гасыр» телеэкраннары аша телебезне гомерле итү, чөнки анда миллионлы аудитория. Бу шөгыльне дәвам итәргә, татарча фильмнар, сериаллар юнәлешен ныграк үстерергә кирәк. Мәсәлән, якутлар безгә караганда халык саны ягыннан күпкә кимрәк булсалар да, үз милләтләре телендә бу эшне фанатларча эшлиләр", – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, комиссия рәисе Марат Әхмәтов.
Телесериал "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында 28 апрельдә чыга башлаячак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0