Онлайн трансляция

Свернуть

Фидан Гафаров белән хушлашу - видео

Фидан Гафаров белән хушлашу - видео

https://tnv.ru

30 Апрель 2025, 09:43

323

0

Фидан Гафаров белән хушлашу - видео

Кичә легендар шәхес - Россия, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровны соңгы юлга озаттылар. Башкортларның да, татарларның да яраткан артистының, үзенә генә хас аһәңе булган җырчының гомере 77 яшендә өзелде. 

Соңгы сәгатенә кадәр ул сәхнәдә булган. Табиблар аның гомерен саклап калу өчен 2 сәгать көрәшә. Хушлашу мәрасиме танылган артист эшләгән театра бинасында оештырылган иде. Ярты гасырдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган Фидан ага турындагы истәлекләр - киләсе материалда.

 Республика башлыгы искәрткәнчә, кечкенә авылдан чыгып, Фидан Гаффаровбашкаланың зур сәхнәсен яулауга ирешкән. Ә сәнгатькә ул яшьли тартыла. Беренче гармунчы булган ул авылында. Иҗат юлына керүе Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач башлана. Артист буларак аны Татарстан тамашачысы да тиз үз иткән.   

   

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар