Балык Бистәсе районында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә "Үлемсезлек" дигән китап чыгарганнар
https://tnv.ru
03 Июнь 2025, 10:52
49
0

Матросов батырлыгын кабатлаган татар егете онытылырга тиеш түгел. Балык Бистәсе районында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарман якташларының истәлеген мәңгеләштерә.
"Үлемсезлек" дигән китап бастырып чыгарганнар. Анда - Барый Шәвәлиев турында мәгълүмат тупланган. Ул 19 яшендә Беларуссиядә барган бәрелештә танк амбразурасын гәүдәсе белән каплап, һәлак була. Вафатыннан соң, 2нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденына лаек дип табыла.
Ә менә Советлар Союзы Герое исеме бирелми калган, ди китап авторлары. Алар белән Люция Нотфуллина аралашып кайтты.

Бүлешергә
Комментарии 0