Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда яңа татарча сериалга кастингның беренче көне тәмамланды

Казанда яңа татарча сериалга кастингның беренче көне тәмамланды

https://tnv.ru

16 Июнь 2025, 16:17

333

0

Казанда яңа татарча сериалга кастингның беренче көне тәмамланды

16 июнь Казанның “Шәрык” клубында “Ай булмаса, йолдыз бар” сериалына кастингның беренче көне узды. Мәркәзебез үзәгенә 300гә якын Татарстан театрлары актерлары, студентлар һәм үзен кино сәнгатендә сынап карарга теләнгән һәвәскәрләр җыелды.

Яңа сериал нигезендә мәшһүр татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре тора. Съемкалар җәй уртасында башланачак, ә премьера 2025 елның декабренә ниятләнелгән.

Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә “Татарстан - Яңа Гасыр” каналы белән берлектә  “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшерә. Проект Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлана.

“Ай булмаса, йолдыз бар” сериалы режиссеры булып ТНВ каналы тамашачысына “Кеше китә – җыры кала” сериалы аша яхшы таныш булган Александр Далматов сайланды. Сценарий авторлары - режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина.







Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар