Онлайн трансляция

Свернуть

"Болгар радиосы" Казан Сабан туена чакыра

"Болгар радиосы" Казан Сабан туена чакыра

https://tnv.ru

17 Июнь 2025, 17:00

81

0

"Болгар радиосы" Казан Сабан туена чакыра
"Болгар радиосы" коллективы үз тыңлаучыларын Дәрвишләр бистәсендә узачак Казан Сабан туена чакыра.

Радио хезмәткәрләре милли бәйрәмдә үз мәйданчыгын оештырачак. Алып баручылар - Илнар Йосыпов һәм Дилбәр Фәиз.

Чарада шулай ук татар артистлары катнашачак. Алар - Винарис Илъегет, Лилия Хәмитова, Илшат Сафин, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Флорит Гыйззәтуллин, Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар, Илгәрәй, Рүзилә Булатова, Гөлүс Хәбибрахманов, Зәринә Хәсәншина, Руслан Амурус, Дилә Нигъмәтуллина, Сиринә Зәйнетдинова, Чулпан Йосыпова, Винера Ганиева, Алсу һәм Азат Фазлыевлар.

Сәхнә янына 11:00 сәгатьтә килергә кирәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар