https://tnv.ru
08 Июль 2025, 14:50
42
0

Татарстандагы иң халыкчан режиссерларның берсе Айдар Җәббаровның спектакльләренә билетларны ярты ел алдан алалар. Узган атнада ТНВ каналында режиссер "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында булды һәм уңыш серләре белән уртаклашты.
Айдарның спектакльләрен тамашачы яратып карый. Режиссер сүзләренчә, ул тамашачасы белән бер дулкында һәм үзен алардан өстен дә, ким дә санамый.
"Мин үзем дә шундый ук - тамашачы. Без бер ук җырлар тыңлыйбыз, бер ук кафеларга йөрибез. Бүгенге көндә җилнең кайсы якка искәнен тоемларга кирәк", - дип сөйләде Җәббаров.
Тапшыруны тулысынча "ТНВ Татарча" Вконтакте төркемендә карый аласыз.

Бүлешергә
Комментарии 0