Онлайн трансляция

Свернуть

Айдар Җәббаров Камал театры труппасы белән хушлашкан

Айдар Җәббаров Камал театры труппасы белән хушлашкан

https://tnv.ru

07 Август 2025, 16:32

1024

0

Айдар Җәббаров Камал театры труппасы белән хушлашкан

Бүген режиссер Айдар Җәббаров Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы белән хушлашкан. Бу хәл Камал театры артистлары җәйге ялдан соң беренче очрашуда булган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

"Камал театры минем өчен туган театрым, режиссер буларак үстергән театрым – бу шулай булып калачак та. Миңа монда гел "тепличный" шартлар тудырдылар, теләгән әсәрләремне куйдым", – диде ул труппа җыелышында.

Айдар Җаббаров башка театрны алып яңа театр төзергә, дигән исәбе барлыгын әйтте. Укытучысы Фәрит Бикчәнтәевка, артистларга, цехларга рәхмәтләрен җиткерде.

Айдар Җәббаровның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш режиссер булып килүе көтелә.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар