https://tnv.ru
30 Август 2025, 14:19
24
0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллинга тантаналы төстә "Татарстанның халык артисты" исемен тапшырды.
Бу хакта театр матбугат хезмәте хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, Республика көне уңыеннан, Ватаныбыз үсешенә зур өлеш керткән, аның ныклы нигезе һәм таянычы булган кешеләрне хөрмәтлиләр. Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Татарстанның дәрәҗәле бүләкләрен тапшырды. Алар арасында - хезмәт ветераннары, СВОда катнашучы хәрбиләр, күпбалалы гаилә, галимнәр һәм артистлар, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, табиблар һәм журналистлар - барлыгы 56 кеше.

Бүлешергә
Комментарии 0