https://tnv.ru
03 Октябрь 2025, 16:31
28
0

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Россия Язучылар берлеге һәм аның төбәктәге бүлекчәсе белән берләшү турында карар кабул ителде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
"Без сезнең белән яз аенда шундый утырыш үткәргән идек. Татарстан Язучылар берлеге — республикадагы иң зур, дәрәҗәле, рухи-мәдәни яктан да көчле булган иҗтимагый оешма. Төбәк җитәкчеләре дә сезнең хезмәтне таный, күрә. Илебез зур үзгәрешләр кичергән чорда яшибез. Һәм бу заманда да безгә бердәм булу мөһимлеген аңлыйбыз. Әлеге вакытта махсус хәрби операция бара, авырлыклар бар", – дип билгеләгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов.
Әхмәтов үз чыгышында әдәби киңлекнең дә бүген үзгәрешләр кичерүен ассызыклады. Узган гасырның 90нчы елларында булган көнбатыш темасы популярлыкны югалтуын әйтте.
Фото: Юлай Низаев, «Татар-информ»
Бүлешергә
Комментарии 0