Онлайн трансляция

Свернуть

Бу эш атнасы быел иң озыны булачак

Бу эш атнасы быел иң озыны булачак

https://tnv.ru

27 Октябрь 2025, 16:35

17

0

Бу эш атнасы быел иң озыны булачак

Бу эш атнасы быел иң озыны булачак. Ул 6 көн дәвам итә. Шимбә ялы киләсе дүшәмбегә күчерелгән.

 Нәтиҗәдә, ул Халыклар бердәмлеге көне белән тоташып китәчәк. Шулай итеп, ноябрьнең 3се, 4се - ял. Ә 5нче ноябрь кыска эш көне булачак. 6сы Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә.

 Димәк, республика халкы киләсе атнада 5нче һәм 7нче ноябрьдә генә эшләячәк. Моннан тыш, мәктәп укучыларының күпчелеге көзге каникулда. Алар 27нче октябрьдә башланып, 6нчы ноябрьдә төгәлләнәчәк.

Фото: freepik.com


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар