https://tnv.ru
18 Август 2023, 11:41
119
0

Соңгы ярты елда Россиядә сыр җитештерү күләме 17 процентка арткан. Бу хакта бүген Казанда узган Бөтенроссия конференциясендә хәбәр иттеләр. Ул сыр җитештерүгә багышланган иде.
Илнең 40 төбәгеннән 100гә якын белгеч килгән. Яңа икътисади шартларда үзебездә җитештерелгән ризыкка ихтыяҗ арта, ди белгечләр. Импортка алмаш булдыру максатыннан, сыр җитештерү күләмен арттырганнар, заманча технологияләрдән файдаланалар, яңа алымнарны өйрәнәләр.
Татарстанда бик күп күләмдә сөт савыла, шуңа күрә аны эшкәртү мөмкинлекләре безнең өчен бик мөһим. Очрашуда яңгыраган фикерләр хакында Инзилә Хөсәенова.

Бүлешергә
Комментарии 0