Онлайн трансляция

Свернуть

Гаиләдә хатын-кызлар нигә җәбер-золымга дучар булалар?

Гаиләдә хатын-кызлар нигә җәбер-золымга дучар булалар?

https://tnv.ru

12 Февраль 2024, 17:54

263

0

Гаиләдә хатын-кызлар нигә җәбер-золымга дучар булалар?
Юдино вакыйгасы җәмгыятьтәге бик җитди мәсьәләләрне ачып салды. Шуларның берсе - гаиләдәге җәбер-золым. Балаларның, хатынның аңа дучар ителүе. Куркыныч саннар бар. Ел саен илдә 300 хатын-кыз өйдә җәберләүләрдән үлә, ди белгечләр. Әле бу рәсми саннар. Дәүләт белми торган очраклар күпме?!

Белгечләр әйтүенчә, әлегә безнең илдә кыйналып яшәгән хатын-кызларны яклый торган закон юк. Аның проектын беренче тапкыр 2016 елда тәкъдим иткән булалар. 2019да яңадан карыйлар. Тагын 5 ел узган. Хатын-кыз хокукларын яклаучы белгечләр, 2024 - Гаилә елында аның сәгате сугачагына өметләнә. Четрекле мәсьәләгә Алия Хәйретдинова ачыклык кертергә тырышты.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров