Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан халкын алдауның яңа ысулы турында кисәттеләр

Татарстан халкын алдауның яңа ысулы турында кисәттеләр

https://tnv.ru

15 Февраль 2024, 15:50

597

0

Татарстан халкын алдауның яңа ысулы турында кисәттеләр
Якын арада өстенлек итәчәк алдауның яңа ысулы турында Татарстан Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов кисәтте.

Сүз кәрәзле элемтә операторлары исеменнән хезмәтләр килешүләрен озайту кирәклеге турында шалтыратулар турында бара. Алардан соң дәүләт хезмәтләрендә аккаунт бозыла, ә зыян күрүчеләргә зур кредитлар рәсмиләштерелә.

Соколов сүзләренчә, мондый алдауларның 100 гә якын факты теркәлгән инде. Килгән зыян күләме 12 млн сумга якын тәшкил итә.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров