Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда "Киләчәк уеннары" тәмамланды

Казанда "Киләчәк уеннары" тәмамланды

https://tnv.ru

04 Март 2024, 10:29

44

0

Казанда "Киләчәк уеннары" тәмамланды
Кичә «Казан Экспо»да «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ябу тантанасы узды. Чарада РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Россия Президенты Владимир Путинга инновацион уеннар үткәрү карары өчен, шулай ук Казанның беренче «Киләчәк уеннары»на ышаныч белдергәне өчен рәхмәт әйтте. "Бүгенге чара тантаналы, ләкин бераз моңсу. Татарстан башкаласы ике атна буена бөтен дөнья җәмәгатьчелеге игътибарында булды. Мин чын күңелдән ил җитәкчелегенә, Россия Президенты Владимир Путин әлеге чараны бездә уздыруга, ышаныч белдергәне өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дигән республика Рәисе.

"Киләчәк уеннары" - физик ярышларны һәм киберспортны берләштерүче фиджитал концепциясендәге халыкара мультиспорт турниры. Ярышларда 107 илдән 2 меңнән артык спортчы катнашты. Алар 21 инновацион дисциплинада ярыштылар.

Фото: Михаил Фролов / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров