Онлайн трансляция

Свернуть

Рекордлы карлы кышны яз алыштырды. Җылылык рекордын көтәргәме?

Рекордлы карлы кышны яз алыштырды. Җылылык рекордын көтәргәме?

https://tnv.ru

04 Март 2024, 14:42

808

0

Рекордлы карлы кышны яз алыштырды. Җылылык рекордын көтәргәме?
Бу атнада ялыктырган кыш тәмамланып, календарда - яз башланды. Быелгы кыш - көйсезлеге белән гаҗәпләндерде. Температураның ике тәүлек эчендә 15-20шәр градуска үзгәрүе - безнең яклар өчен ят күренеш. Әле көзен үк метеорологлар һава торышының кискен үзгәрешләренә әзер булырга киңәш иткән иде. Юраулары юш килде.

Кар күләме буенча Казан быел беренче тапкыр Россия рейтингына эләкте. Бездә ул 92 сантиметрга җиткән. Саранскта гына 4 сантиметрга артык яуган. Һава торышы - нәкъ бу сезонда шәһәр хуҗалыгы өчен бик җитди мәсьәлә булуын күрсәтте. Февральнең соңгы атнасында Казан мэры карны вакытында көрәп өлгерә алмаулары өчен, гафу үтенде.

Күп кар кемгә файдага, кемгә зыянга булган? Алия Хәйретдинова репортажы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров