Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында өч автомобиль уйнатыла

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында өч автомобиль уйнатыла

https://tnv.ru

15 Март 2024, 12:00

1291

0

Татарстанда Россия Президентын сайлауда тавыш бирүчеләр арасында өч автомобиль уйнатыла
Татарстанда Россия Президенты сайлауларында тавыш бирүчеләр арасында өч Lada Vesta автомобиле уйнатылачак.

Конкурстта катнашу шартлары:

- 2024 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр ТРда сайлау участогында каршында махсус браслет күрсәтеп бар гаилә белән фото/селфи төш. Браслет, сайлау яше җиткән, кимендә бер кешедә булырга тиеш.

- фотоны ике хэштэг белән #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга социаль челтәрләрдә урнаштыр.

- шәхси бит ачылган һәм 30 көннән дә ким аралыкта теркәлмәгән булырга тиеш.

- фотоконкурста Татарстанда теркәлгән кешеләр генә катнаша ала.

Фазлыева сүзләренчә, уйнату өч этапта узачак. Машинаның беренче иясен очраклы рәвештә 15 мартта 21:00 сәгатьтә «Вконтакте» «Татарстан Алга» төркемендә, киләсе җиңүче шул ук пабликта 16 март 21:00 сәгатьтә билгеләнәчәк.

Өченче бәхетле кешене ТНВ телеканалының туры эфирында 17 мартта 20:10 сәгатьтә билгелиләр, шул ук кичне беренче җиңүчеләргә телеканалның туры эфирында машина ачкычларын тапшырырга планлаштыралар.


Сайлау участоклары 15-17 март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

17 март 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ТНВ каналында телемарафон узачак.

Фото: t.me/rustamminnikhanov

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров