https://tnv.ru
21 Февраль 2025, 11:07
66
0

Бүген - халыкара туган тел көне. Әлеге истәлекле дата 1999 елда ЮНЕСКО Генераль конференциясендә кабул ителгән.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларга мөрәҗәгать юллады. "Узган ел Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты Россия халыклары телләрен саклап калу программасын бастырып чыгарды, 155 «тере» телне үз эченә алган реестр төзелде. Кызганыч, бүгенкүбесенең куллану даирәсе чикләнгән, ә өчтән беренә, гомумән, юкка чыгу куркынычы яный. Шушы мәсьәләләрнең мөһимлеген танып, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, телләр турындагы яңа закон проекты әзерләнә, дәүләт телләр сәясәтенең нигезләре эшләнә. Аларга кертеләчәк чаралар туган телләргә яшәргә ярдәм итәр дип саныйбыз. 170тән артык халык вәкиле гомер итүче Татарстан өчен бу - бердәнбер дөрес юл булып тора. Республика, этник мәдәниятләр һәм традицияләрне саклау өчен бертигез шартлар булдырып, күп кенә Россия төбәкләренә үрнәк күрсәтә. Дәүләт һәм җәмгыять, тел күптөрлелеген саклап калуда бердәм булса, телләр яшәячәк" - ди Дәүләт Советы рәисе.

Бүлешергә
Комментарии 0