Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда эшләүче пенсионерлар өстәмә акча алачак

Татарстанда эшләүче пенсионерлар өстәмә акча алачак

https://tnv.ru

08 Июль 2025, 13:50

32

0

Моның өчен татарстанлыларга өстәмә гариза тапшырырга кирәкми.

Эшләүче пенсионерларга 1 августтан автомат рәвештә иминият түләүләрен арттырачаклар. Әлеге өстәмә түләүне татарстанлылар да ала алачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Пенсияләрнең артуы элек исәпләнмәгән өстәмә пенсия баллары исәпкә алыну белән бәйле. Бу баллар эш бирүченең хезмәткәр өчен 2024 ел дәвамында күчереп барган иминият кертемнәреннән исәпләнә.

Эшләүче пенсионер өч пенсия коэффициентыннан артмаган өстәмә түләү алырга мөмкин. Шул ук вакытта әле пенсиягә чыкмаган кешеләр бер елга 10 пенсия коэффициенты эшли ала.

Бер пенсия коэффициенты башта ук иминият пенсиясе билгеләнгән параметрларга бәйле. 2024 елда аның бәясе 133,05 сумга тигез, шулай итеп, өстәмә максималь түләү 399,15 сумга җитәргә мөмкин.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар