https://tnv.ru
28 Июль 2025, 11:44
111
0

Татарстанда яшәүче 150 дән артык пар "Татарстанның яшь парларына грантлар" уникаль проектында катнашу өчен гариза тапшырган. Аларның 80не сайлап алыначак.
ТР Яшьләр эшләре буенча министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина сүзләренчә, бу Россиядә генә түгел, дөньяда да беренче шундый проект.
"Грантлар үзенчәлекле туйларга бирелә - стильне пар үзе сайлый. Бу халык традицияләре элементлары яки оригиналь иҗади карарлар булган бәйрәм булырга мөмкин", - дип сөйләде ул.
Конкурс жюрисы концепциянең оригинальлеген, детальләрләргә - костюмнардан һәм декордан сценарийга кадәр бәяләячәк. Парның видеопрезентациясенә һәм аларның танышу тарихына аерым игътибар бирелә.
Исегезгә төшерәбез, "Татарстанның яшь парларына грантлар" уникаль проектын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башлап җибәрделәр. Проект 100 000 сумнан 80 грант бирә.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0