Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ничә кешенең 1 миллионнан артык хезмәт хакы алганы билгеле булды

Татарстанда ничә кешенең 1 миллионнан артык хезмәт хакы алганы билгеле булды

https://tnv.ru

01 Август 2025, 16:38

1360

0

Татарстанда ничә кешенең 1 миллионнан артык хезмәт хакы алганы билгеле булды
Татарстанда 777 кеше аена миллион сумнан артык хезмәт хакы ала. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән РБК хәбәр итә.

Апрель ае мәгълүматлары буенча, аларның 551е аена 1 дән 2 млн сумга кадәр акча эшләгән. 95 татарстанлы 2 миллионнан 3 миллионга кадәр акча алган.

Быел апрель аенда 131 татарстанлының хезмәт хакы аена 3 млн сумнан артып киткән. Шул ук вакытта бу категориядәге затларның уртача хезмәт хакы 8 млн нан артып киткән.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар