https://tnv.ru
14 Ноябрь 2025, 14:49
10
0

Казанның Совет районы судында бер ел элек Самосыр бистәсендә Жанна Хөсәенованы этләр талап үтерү буенча җинаять эшенең чираттагы утырышы узды. Бу юлы шаһитлар җавап тота.
Исегезгә төшерәбез, 49 яшьлек хатын-кызның тормышы эшкә барганда өзелә. Ул ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратса да, аны коткарырга өлгермиләр. Гаепләнүче эскәмиясендә - Иосиф Лифшиц.
Эш шунда ки, тикшерүчеләр сукбай этләрне нәкъ менә аның территориясеннән чыгып, хатын-кызга ташлануын ассызыклый. Әмма ир-ат гаебен танымый. Суд залыннан -Нәфисә Минәҗева.
Бүлешергә
Комментарии 0