Онлайн трансляция

Свернуть

Мөслим районыннан танылган каз үрчетүче Ирек Хәмәдишин татар токымлы казлар булдырырга тели

Мөслим районыннан танылган каз үрчетүче Ирек Хәмәдишин татар токымлы казлар булдырырга тели

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2025, 13:41

9

0

Мөслим районыннан танылган каз үрчетүче Ирек Хәмәдишин татар токымлы казлар булдырырга тели

Татар аты, балы, шәле һәм токымлы казы да булачак. Бу фикер инде берничә ел һавада очып йөри иде. Инде җиргә төшә дияргә була.

Бөтендөнья татар конгрессы шундый тәкъдим белән чыккан иде. Мөслим районыннан танылган каз үрчетүче Ирек Хәмәдишин бу эшкә алынды да. Ә ул башлаганны ахырга кадәр җиткерә торган кеше. Ләкин, яңа токым чыгару - фән белән бергә алып барыла торган бик четерекле һәм озакка сузылырга мөмкин эш.

Соңгы тапкыр яңа токымны әле ике ел элек кенә күрше Чувашиядә чыгарганнар. Моның өчен 11 ел вакыт таләп ителгән. Хәзер казларның 20 дән артык төре бар.

Безнең халык өчен каз - ул инде бренд. Затлы ризык та, йолалар да. Шулай да чып-чын Татар казын кайчан күрербез дә, ул нинди булыр икән? Казлары белән дан тоткан Мөслимгә Гөлназ Сәйфетдинова барды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар