https://tnv.ru
18 Ноябрь 2025, 14:00
9
0

Рөстәм Миңнеханов Питрәч районы халкы мөрәҗәгатьләре белән бәйле хәлне тикшерергә кушкан. Алар - Кулай авыл җирлегендә кошчылык фабрикасы төзелү белән бәйле.
Бу тирәдә яшәүче кайбер кешеләр яңа объект табигатькә зыян салыр, дип курка. Район Хакимиятендә билгеләп үтүләренчә, борчылу өчен сәбәп юк. Төзелеш өчен барлык кирәкле экспертизалар үткәрелгән, җәмәгать тыңлаулары оештырылган, каршы килүчеләр булмаган.
Моннан тыш, яңа предприятие - өстәмә эш урыннары дигән сүз һәм ул территория үсешенә ярдәм итәчәк. Ике якны да Алия Сабирова тыңлады.
Бүлешергә
Комментарии 0