Онлайн трансляция

Свернуть

Кемнәрнен декабрьдә ике тулы хезмәт хакы алачаклары билгеле

Кемнәрнен декабрьдә ике тулы хезмәт хакы алачаклары билгеле

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2025, 11:30

186

0

Кемнәрнен декабрьдә ике тулы хезмәт хакы алачаклары билгеле
Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре 2025 елның декабрендә ике тулы хезмәт хакы алачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Ноябрь хезмәт хакы декабрь башында стандарт график нигезендә түләнәчәк. Декабрь өчен исәп-хисап, гадәттә, гыйнварның беренче көннәрендә башкарыла.

1-11 гыйнвар көннәре эшләми торган дип игълан ителгәнлектән, хезмәт хакын алдан түләргә тиешләр. Гадәти хезмәт хакы алу көне шушы даталарга туры килә торган хезмәткәрләр акчаны 30 декабрьдән дә соңга калмыйча алачак.

Шул ук вакытта графигы айның 12 нче числосын яки аннан соң түләүне күздә тоткан татарстанлылар өчен тәртип үзгәрешсез калачак һәм алар үз хезмәт хакларын гыйнварда алачак.

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар