Онлайн трансляция

Свернуть

Кече эшмәкәрләр өчен йомшартылган шартлар: НДС үзгәрешләре этаплап кертеләчәк | Адымнар

Кече эшмәкәрләр өчен йомшартылган шартлар: НДС үзгәрешләре этаплап кертеләчәк | Адымнар

https://tnv.ru

24 Ноябрь 2025, 17:06

25

0

Кече эшмәкәрләр өчен йомшартылган шартлар: НДС үзгәрешләре этаплап кертеләчәк | Адымнар

Салым түләү тармагында җитди үзгәрешләр алдында торабыз. 1 гыйнвардан Россиядә өстәмә бәягә салым, ягъни НДСның ставкасы 20 проценттан 22гә кадәр күтәреләчәк. 

Дәүләт Думасы депутатлары узган атнада шул хактагы закон проектын кабул итте. Һәм иң мөһиме - аңа төзәтмәләр кертелде. Чөнки канун проектының беренче варианты аеруча кече эшмәкәрләр өчен үтә алмаслык сынау булачак иде. Бизнес вәкилләренең мәнфәгатьләрен исәпкә алуда безнең Республика җитәкчелегенең роле зур. Эшмәкәрләрне кайгыртып, Рөстәм Миңнеханов федераль үзәккә мөрәҗәгать итә. Башта НДСны - кереме 60 түгел - 10 млн сум булучылар түләргә тиеш, дип барсалар, хәзер бу аерманы 3 елга бүлеп, гамәлгә кертергә килешкәннәр. 

2026 елда - НДСны кереме 20 млн булучылар түләсә, 27дә - 15, 28дә генә - 10 млн сум булачак. Димәк, үзгәрешләргә яраклашырга вакыт була дигән сүз. 

Моннан тыш, Татарстанның тәкъдимен ишетеп, эшмәкәрләрне җаваплылыкка тартуга мораторий кертеләчәк. Соңгы яңалыклар һәм үзгәрешләр хакында Рүзәл Шәрипов белгечләр белән аралашты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар