https://tnv.ru
27 Ноябрь 2025, 11:51
216
0

2026 елда Татарстанда социаль пенсияләрнең артуы көтелә. Индексация 1 апрельгә планлаштырылган һәм 6,8% тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Социаль пенсияләр картлык, инвалидлык, туендыручысын югалту буенча һәм ятим балаларга билгеләнә. Картлык буенча пенсия өчен 15 елдан башлап стаж һәм ким дигәндә 30 пенсия баллы таләп ителә.
Индексациядән соң минималь социаль пенсия 9 424,1 сум тәшкил итәчәк. Ул автомат рәвештә исәпләнәчәк.
Әгәр индексациядән соң бу сумма бердәнбер керем чыганагы булып кала икән, пенсионерга яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр өстәмә түләү билгеләячәкләр. Татарстанда киләсе елга бу сумма 16 098 сум тәшкил итә.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0