Онлайн трансляция

Свернуть

Этләр талаган 9 яшьлек кызның хәле бүген дә авыр булып кала

Этләр талаган 9 яшьлек кызның хәле бүген дә авыр булып кала

https://tnv.ru

01 Декабрь 2025, 18:00

1055

0

Этләр талаган 9 яшьлек кызның хәле бүген дә авыр булып кала

Этләр талаган 9 яшьлек кызның хәле бүген дә авыр булып кала бирә. Республиканың балалар клиник хастаханәсендә - әлегә уңай үзгәрешләр юк, дип хәбәр итәләр. Бу коточкыч фаҗига узган җомгада Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә килеп чыккан иде. 

Кыз бала автобус тукталышыннан үзе генә өенә кайтканда - аңа 11 эт ташлана. Соңрак бу тирәдән узып баручылар - аңын җуйган баланы күреп алган. Этләр аны берничә җирдән тешләгән. Кызга операция ясап, аны ЭКМО аппаратына тоташтырганнар. Ул - йөрәк һәм үпкә эшен җиңеләйтә. Бу балага ташланган этләрне - бистәдә яшәүче кайбер кешеләр ашата иде, дип сөйлиләр. Шимбә Республика киңәшмәсендә - Рөстәм Миңнеханов - урам этләре белән бәйле проблемага игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте.

 "Сукбай хайваннар белән эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш" - ди ул. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Ул "Ваемсызлык" һәм "Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү" маддәләре буенча ачылды.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар