Онлайн трансляция

Свернуть

Васильево бистәсендәге фаҗигада гаепле дип шикләнелүче тагын бер кеше тоткарланган

Васильево бистәсендәге фаҗигада гаепле дип шикләнелүче тагын бер кеше тоткарланган

https://tnv.ru

04 Декабрь 2025, 18:16

63

0

Васильево бистәсендәге фаҗигада гаепле дип шикләнелүче тагын бер кеше тоткарланган

Васильево бистәсендәге фаҗигада гаепле дип шикләнелүче тагын бер кеше тоткарланган. Ул - Яшел Үзән районының Әйшә авыл җирлеге Советы депутаты. Аңа карата "Вазифаи вәкаләтләреннән арттырып файдалану" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 21нче гыйнварда ул "Яшел Үзәннең торак-коммуналь хуҗалык департаменты" җитәкчесе буларак, "Кот и Пес" фонды белән 5 миллион 300 мең сумга контракт төзегән. Югыйсә, әлеге оешма җитәкчелеге - сукбай этләрне тулысынча контрольдә тота алмасын аңлаган, диләр. Ел дәвамында депутат бу документ буенча эшнең ничек баруын тикшермәгән, урам этләрен тотарга кирәк дип "Кот и Пес" җәмгыятенә гаризалар җибәрмәгән. Якын арада суд - ир-атның тикшерү барышында кайда булачагын хәл итәргә тиеш.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә карый аласыз.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар