https://tnv.ru
08 Декабрь 2025, 14:39
52
0

Россиядә 2024нче елда 27 баланы этләр талап үтергән. Тере килеш ашаган дияргә була. Әлеге коточкыч сан Дума мөнбәреннән яңгырады. Кайбер депутатлар "хайваннарга карата гуманлы мөнәсәбәт" турындагы 2018нче елгы законны, 5 елдан аңа кертелгән үзгәрешләрне "тешсез" дип атый. Ведомости басмасы язуынча, закон кабул ителгәч, илдә этләрнең кешегә ташлану очраклары кимемәгән. Димәк, канун бездән бигрәк этләрне яклый түгелме?!
Без атна буе Яшел Үзәндә булган фаҗиганың кайтавазын күзәтәбез. Бала - хастаханәдә аңына килми, 3 кешегә карата җинаят эше ачылды, җитәкчеләр иминлекне саклау буенча киңәшмәләр уздыра, волонтерлар кабат этләрне яклый, депутатлар уйлануда. Атарга ярамый, ә тотарга урын җитми. Бүген Татарстан приютларында урамга чыгарырга ярамый торган 1100 эт асрала.
Әлеге фаҗига эзеннән нигә ул 1100 этне атарга ярамый дигән сорау кабат актуальләште. Хәзер Россиянең 20ләп төбәгендә андыйларны юк итү турында үз законнарын кабул иткәннәр инде. Инзилә Хөсәенова мәсәләгә карата төрле фикерләне тыңлады.

Бүлешергә
Комментарии 0