Онлайн трансляция

Свернуть

Гасырлар буе сакланган изге җир бүген суд каршында: Искердәге Күчем хан мәчетен сүтәчәкләрме? | Адымнар

Гасырлар буе сакланган изге җир бүген суд каршында: Искердәге Күчем хан мәчетен сүтәчәкләрме? | Адымнар

https://tnv.ru

15 Декабрь 2025, 15:37

6

0

Гасырлар буе сакланган изге җир бүген суд каршында: Искердәге Күчем хан мәчетен сүтәчәкләрме? | Адымнар
Татарлар күпләп яшәгән төбәге Төмәннән соңгы айда шөбһәле хәбәрләр килеп ирешә. Янәсе Тубыл районында - борынгы Себер ханлыгы башкаласы булган Искер шәһәре урынындагы Күчем хан мәчетен сүттермәкчеләр. Шулай ук янында төзелгән тагын 6 объектны! Район хакимияте "Мирас" иҗтимагый оешмасын судка биргән.

Монда бер яктан, "мәчетне сүттерү" дигән төшенчә үк сораулар уята. Ни өчен моңарчы төзеттергәннәр һәм анда һичкемнең эше булмаган?! Икенчедән, тарихи комплекс - төбәктә 8% халыкны тәшкил иткән татарлар өчен - кадерле урын.

Монда заманында Себер татарларының дәүләтчелеге булган, шушында алар ислам кабул иткән дип санала. Халыкның гасырлардан кендек каны тамган җир. Атна ярымнан суд утырышы. Аңарчы - мирасның тарихын искә төшерү, килеп туган хәлнең сәбәпләрен аңлау өчен безнең иҗат төркеме Төмәнгә юл алды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар