Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Республикасы Рәисе халыкны Россия көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе халыкны Россия көне белән котлады

https://tnv.ru

12 Июнь 2023, 15:38

131

0

Татарстан Республикасы Рәисе халыкны Россия көне белән котлады
Бүген - илебез өчен гаять мөһим дата - Россия көне. Ул дәүләтебезнең һәр төбәгендә зурлап бәйрәм ителә. Шул исәптән Татарстан Рәисе дә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора.

Россия – ул, чын мәгънәсендә, яу кырында һәм тыныч тормышта һәрчак илебез мәнфәгатьләрен якларга әзер булган батырлар ватаны. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең кыюлыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге – моның ачык дәлиле. Бүген, Россиянең суверенлыгы һәм киләчәге өчен көрәш барган шартларда, күпмилләтле халкыбыз, бердәм булып, заман сынауларына каршы тора. Безне уртак язмыш берләштерә һәм үз туган җиребездә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар!

Россия фән һәм мәгариф, сәнгать һәм спорт, медицина өлкәләрендә, биотехнологияләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру тармакларында һәм космосны үзләштерүдә олы казанышлары белән дан тота.
Илебез гүзәл табигате, үзенчәлекле архитектурасы һәм төзелеш сәнгате ядкарьләре, күп гасырлык мәдәнияте һәм традицияләре, кунакчыл һәм киң күңелле кешеләре белән бөтен дөнья халкын үзенә җәлеп итә.

Россия көнен бәйрәм итү сезгә яңа җиңүләр һәм уңышларга ирешүдә бәрәкәтле көч биреп, игелекле гамәлләргә рухландырыр, гражданнар бердәмлеге үрнәге булып торыр, дип ышанам.
Илебезгә һәм аның күпмилләтле халкына иминлек һәм зур үсеш телим. Россия, алга!», - диелә Рөстәм Миңнеханов котлавында.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар