https://tnv.ru
04 Июль 2023, 10:26
210
0

Кичә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Казанышлары өчен» Россия мөселманнары медале белән бүләкләнде. Җитәкче әлеге зур дәрәҗәгә лаек дигән карарны Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин имзалаган. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Документта язылганча, Марат Җәббаровка мондый мәртәбәле бүләк «Хәләл» индустриясе үсешенә керткән зур өлеше, рухи, тәрбияви һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән программаларга актив ярдәм иткәне өчен һәм шулай ук 40 яшьлек юбилее уңаеннан бирелде.
Мөфти Гайнетдин Марат Җәббаровны туган көне белән тәбрик итеп, аңа сәламәтлек, иминлек, нәтиҗәле хезмәт теләгән.
Фото: ДУМ РФ

Бүлешергә
Комментарии 0