https://tnv.ru
26 Июль 2023, 14:28
134
0

Кичә кич Татарстанга Сенегал Республикасы Президенты Маки Салл (Macky Sall) килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сенегал Президенты Маки Салл спорт инфраструктурасының кайбер объектларында булды.
Маки Салл Казанга кичә килгән иде. Бүген ул, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә, «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды, анда ипподром һәм аның тирәсендәге инфраструктураны карады, комплексның эше белән танышты.
Киләсе объект «Ак Барс арена» стадионы булды. Сенегал Президентына бу объектның тарихы турында сөйләделәр, стадион мөмкинлекләренең һәм биредә үткәрелә торган чараларны кыскача тәкъдир иттеләр (чемпионат матчлары, спорт йөгерешләре, ифтарлар һәм күп санлы кунаклар катнашындагы башка чаралар). Шулай ук Маки Саллның «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашты.
Танылган футболчы һәм хәзерге вакытта «Рубин-2» командасы тренеры Гекдениз Карадениз Маки Саллга символик бүләк – «Рубин» футбол клубы майкасын тапшырды.
Сенегал Президенты Рөстәм Миңнеханов белән булган тагын бер объект - Су спорт төрләре сарае (ССТС). Монда шулай ук объектны тәкъдир иттеләр. Кунакка сарай бассейннарында узган халыкара һәм бөтенроссия ярышлары, су спорт төрләре һәм яшь йөзүчеләр белем ала торган мәктәп турында сөйләделәр. Хәзерге вакытта ССТСда йөзү буенча Россия Кубогы финалы уза.
Фото: rais.tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0