Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты

https://tnv.ru

21 Февраль 2024, 17:27

178

0

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты.

Александр Лукашенко Казанга «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашу өчен килде. Рөстәм Миңнеханов кунакка республикага килгәне һәм «Киләчәк уеннары» халыкара мульти-спорт турнирын ачу тантанасында катнашырга чакыруга җавап биргәне өчен рәхмәт белдерде.

"Безнең Татарстан-Беларусь хезмәттәшлегенең агымдагы торышы турында фикер алышу, уртак эшнең перспектив юнәлешләрен билгеләү өчен яхшы мөмкинлегебез бар. Көнбатышның санкцияләр басымы шартларында барлык юнәлешләр буенча икътисадый кооперацияне киңәйтү мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Беларусь Республикасы – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә, чаралар планы, ТПП министрлыклары, муниципалитетлары, фәннәр академияләре, предприятиеләр арасында килешүләр имзаланган.

Фото: Марсель Бадыкшин / rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров