Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров белән очрашты

https://tnv.ru

21 Февраль 2024, 17:55

145

0

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнеханов резиденциясендә узды.

Татарстанда кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов республикага визиты һәм «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. "Бу дөньяда физик спортны да, киберспорт дисциплиналарын да үз эченә алган беренче формат. Аның бездә Россиядә уйлап чыгарылуы куанычлы», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан белән Кыргызстанның мәдәни һәм тарихи элемтәләре үсеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Чыңгыз Айтматов мирасын зур игътибар һәм кызыксыну белән өйрәнүләрен искәртте.

Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Җаппаров, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның чакыруы буенча «Киләчәк уеннары» беренче халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашуы аңа бик ошый, дип белдерде.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров