Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Минтимер Шәймиев белән зур интервью чыгачак

Бүген Минтимер Шәймиев белән зур интервью чыгачак

https://tnv.ru

28 Февраль 2024, 16:03

30

0

Бүген Минтимер Шәймиев белән зур интервью чыгачак
Безнең каналда Минтимер Шәймиевнең зур интервьюсы эфирга әзерләнә. Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, беренче Президентыбыз ТНВ генераль директоры Илшат Әминев белән әңгәмәдә катнашты.

"7 дней плюс" тапшыруында алар әһәмиятле тема - милләт ара һәм дин ара мөнәсәбәтләр турында сөйләште. Минтимер Шәймиев: махсус хәрби операция башланганнан бирле, ил халкы тагын да берләште, ди. Көнбатыш илләре Россиядә яшәүчеләрне бер-берсенә каршы күтәрергә омтылганда, нәкъ менә халыклар бердәмлеге - илнең ныклыгын күрсәтә, дигән фикерен җиткерде. Минтимер Шәймиевнең даими әйтә торган сүзе бар, интервьюда ул моны кабат ассызыклады: һәр халыкның моң-зарын игътибар белән тыңларга кирәк.

Проблемаларны яшереп калырга ярамый, аларны сөйләшеп хәл итү зарур. Бүген 19:00 сәгатьтә ТНВ каналын кабызырга онытмагыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров