Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Президенты сайлаулары алдыннан ТНВда дебаталар узды

Россия Президенты сайлаулары алдыннан ТНВда дебаталар узды

https://tnv.ru

29 Февраль 2024, 12:02

46

0

Россия Президенты сайлаулары алдыннан ТНВда дебаталар узды
ТНВда Россия Президентын сайлау кысаларында чираттагы дебаталар узды. Аларда үз-үзен тәкъдим итүче һәм РФ хәзерге Президенты Владимир Путинның ышанычлы кешесе Ринат Фазылов һәм ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкийның ышанычлы кешесе Лилия Козлова катнашты.

Спикерлар мәгариф һәм фән өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар, кандидатларның позицияләрен тәкъдим иттеләр, шулай ук алып баручының сорауларына җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президентын сайлаулар 15-17 мартта узачак. Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров