Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Президентын сайларга гаилә белән килүчеләрнең - автомобиль оту мөмкинлеге бар

Россия Президентын сайларга гаилә белән килүчеләрнең - автомобиль оту мөмкинлеге бар

https://tnv.ru

12 Март 2024, 14:15

75

0

Россия Президентын сайларга гаилә белән килүчеләрнең - автомобиль оту мөмкинлеге бар
Россия Президентын сайларга гаилә белән килүчеләрнең - автомобиль оту мөмкинлеге бар. Гаилә елына багышлап Татарстанда әнә шундый фотоконкурс уздырылачак.

Анда катнашу өчен 15нән алып 17нче мартка кадәр сайлау участогына гаилә белән килеп тавыш бирергә, махсус беләзек алырга, аны кулга киеп гаилә әгъзалары белән фотога төшәргә кирәк. Шуннан соң сурәтне "Всей Семьей На Выборы" һәм "Татарстан Алга" хэштеглары белән социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләреңә урнаштырасы. Сайлауның өч көнендә дә берәр Лада Веста автомобиле уйнатылачак.

15е көнне сайлауга килеп фото куючыларның конкурс нәтиҗәсен 15е ясыйлар, 16сы көнне урнаштыручыларныкы 16сы кич, 17се көнне фотоконкурста җиңүчеләрнең исемнәрен турыдан-туры эфирда ТНВ каналында телевизион марафон вакытында игълан итәчәкләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров