Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин сайлау алдыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

Владимир Путин сайлау алдыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

https://tnv.ru

14 Март 2024, 10:24

1418

0

Владимир Путин сайлау алдыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгы сайлауларында өч көнлек тавыш бирү алдыннан россиялеләргә мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Бу сайлау нәтиҗәләре алдагы елларда ил үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячак, дип билгеләп үтте.

«Хөрмәтле Россия гражданнары, кадерле дуслар. Иртәгә, 15 мартта, безнең зур илебездә сайлау участоклары ачылачак, Россия Президентын сайлау буенча өч көнлек тавыш бирү башланачак. Алар Россиядә сигезенче тапкыр уза, бу демократик дәүләтнең төп принципларының берсенең какшамаслыгын, сайлауларның даимилеген күрсәтә», — диде Путин.

«Аларның нәтиҗәләре алдагы елларда ил үсешенә турыдан-туры йогынты ясаячак. Бу мөһим, бик җаваплы вакыйга. Шуңа күрә гамәлдәге дәүләт башлыгы буларак, бүген сезгә мөрәҗәгать итүне кирәк дип саныйм», — дип өстәде РФ Президенты.


Сайлау участоклары 15-17 март дәвамында 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

17 март 8:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ТНВ каналында телемарафон узачак.


Фото: kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров