https://tnv.ru
16 Март 2024, 16:13
62
0
Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендә Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта республика Хөкүмәте сайтында хәбәр иттеләр.
«Бу вакыйгаларга бай көн, чөнки без ил җитәкчесен сайлыйбыз. Без аңлы сайлау ясарга тиеш. Бу бик мөһим», — дип аңлатма бирде Шәймиев.
Сайлау участоклары 15-17 март көннәрендә 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.
Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.
Фото: tatarstan.ru

Бүлешергә
Комментарии 0