Онлайн трансляция

Свернуть

17 март 15:00 сәгатьтә Татарстан сайлаучыларының 77,06 проценты тавыш биргән

17 март 15:00 сәгатьтә Татарстан сайлаучыларының 77,06 проценты тавыш биргән

https://tnv.ru

17 Март 2024, 16:24

52

0

17 март 15:00 сәгатьтә Татарстан сайлаучыларының 77,06 проценты тавыш биргән
Бүген 15:00 сәгатькә Татарстанда Россия Президентын сайлауга килү күрсәткече 77,06 процентка җиткән. Бу хакта «Выборы» автоматлаштырылган системасына сылтама белән республиканың Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Сайлау участоклары бүген 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

Кандидатлар: «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФ партиясеннән Николай Харитонов, ЛДПР партиясеннән Леонид Слуцкий һәм үз-үзен тәкъдим итүче Владимир Путин.

Бүген ТНВ каналында 12 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны бара.

Студия 100дән артык кунакны каршы алырга әзер. Бүген студиябызга танылган сәясәтчеләр, җитәкчеләр һәм татар эстрадасы йолдызларының гаиләләре киләчәк. Телемарафонны 8:00-22:00 сәгатьләрдә карагыз.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров