Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин һәм Си Цзиньпин Казанда очрашачак

Владимир Путин һәм Си Цзиньпин Казанда очрашачак

https://tnv.ru

09 Апрель 2024, 10:39

546

0

Владимир Путин һәм Си Цзиньпин Казанда очрашачак
Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров белдергәнчә, РФ Президенты Владимир Путин һәм Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпин Казанда БРИКС саммиты барышында очрашырга планлаштыралар, дип хәбәр итә ТАСС. Саммит 2024 елның октябрендә узачак.

"Безнең лидерларның төрле халыкара чаралар кысаларында булачак очрашулары турында сөйләштек, шул исәптән быел октябрьдә Казанда БРИКС саммиты, июньдә Астанада ШОС саммиты. Даими сәяси диалогны дәвам итү өчен башка мөмкинлекләр дә булачак», - дип хәбәр итте Лавров.

Фото: Сергей Гунеев, РИА «Новости», kremlin.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров