Онлайн трансляция

Свернуть

Казан форумында катнашырга Гвинея-Бисау Республикасы президенты килде

Казан форумында катнашырга Гвинея-Бисау Республикасы президенты килде

https://tnv.ru

13 Май 2024, 11:26

35

0

Казан форумында катнашырга Гвинея-Бисау Республикасы президенты килде
Казан форумына делегатлар килә башлый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов анда катнашырга Гвинея-Бисау Республикасы президенты Умару Сисоку Эмбалоны чакырды.

Африка дәүләте башлыгы эшлекле сәфәр белән Казанга килгән иде. Ул Республика Рәисе белән очрашты, шулай ук башкаладагы берничә урынга барды. Бу көннәрдә Умару Сисоку Эмбало - Россия Президенты чакыруы буенча, Җиңү көне тантаналарында катнашкан. Мәскәүдән Казанга юл тота.

Татарстанга аны Рөстәм Миңнеханов - Гамбиягә сәфәре вакытында чакырган була. Бүгенге очрашуларны Гөлназ Сәйфетдинова күзәтте.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров