Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа хуҗалар килде: район башлыкларын нигә алыштыралар?

Яңа хуҗалар килде: район башлыкларын нигә алыштыралар?

https://tnv.ru

28 Апрель 2025, 17:05

357

0

Яңа хуҗалар килде: район башлыкларын нигә алыштыралар?

"Карагыз, кем килде!", "Башлыклар китте", "Язын главаларны яшәрттеләр", "Яңа хуҗа килде" -Татарстанда атнаның төп сәяси яңалыгын шундый башисемнәре белән тасвирлап булыр иде. Берьюлы 5 районда җитәкчеләрне алыштырдылар. Берничә атна элек Арчада да кадрлар үзгәреше булуын истә тотсак, яңарыш җиле 14% районга кагылды.

Әгәр дә үзгәрешләрне чагыштырып карасак, әлбәттә, иң зурысы Менделеевск башлыгы Радмир Беляевның Түбән Камага күченүе. Кем Республикада эчке сәясәт белән кызыксынып һәм күзәтеп бара - игътибар итми калмагандыр - 37 яшьлек Беляев - халык теленә бик аз кергән химиклар шәһәре Менделеевскины яңа дәрәҗәгә чыгара алды.

4 айдан Республикада ике зур кампания көтелә - Рәисне һәм муниципаль органнарга вәкилләр сайлыйбыз. Татарстан җитәкчелеге әлеге сәяси вакыйгалар алдыннан үзгәрешләргә алынды. Әйдәгез карыйк. Кадрлар алмашы нәрсәгә бәйле? Хакимияткә яшьләр килү нәрсә турында сөйли? Яңа буын, яңа заман җитәкчеләре кемнәр алар?

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар