Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Арча районында Габдулла Тукай музей комплексында булды

Рөстәм Миңнеханов Арча районында Габдулла Тукай музей комплексында булды

https://tnv.ru

05 Май 2025, 14:05

97

0

Рөстәм Миңнеханов Арча районында Габдулла Тукай музей комплексында булды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Яңа Кырлай авылында булды. Бу хакта Рәис матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов кырлардагы оператив вәзгыять белән танышты, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Арча муниципаль районы активы белән очрашты.

Татарстан Рәисе 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә аерым тукталды. Ул Арча районы активы вәкилләренә ветераннарга һәм аларга тиңләштерелгән кешеләргә зур игътибар бирергә кушты. Рөстәм Миңнеханов шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтергә боера.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Ия елгасы яры буйлап Габдулла Тукай музееннан Сәгъди йортына кадәр "Тукай эзләре буенча" туристик маршрут объектларын карады. Аңа Тукай музей комплексында төзекләндерелгән яр буен күрсәттеләр. Елга яры буйлап барлык маршрут озынлыгы 3 км тәшкил итә. Рөстәм Миңнеханов татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар