https://tnv.ru
22 Май 2025, 14:32
81
0

Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның туган көне. Аңа 78 яшь тулды.
Фәрит Мөхәммәтшинның хезмәт юлы Татарстанның яңа тарихы белән тыгыз бәйле. Ул Әлмәттә туып үскән. 80нче еллар ахырында Минтимер Шәймев аны Республиканың сәүдә министры итеп билгели.
91нче елда Югары Совет рәисе вазифасына тәкъдим итә. Фәрит Мөхәммәтшин эшләгән чорда парламент мөстәкыйльлек статусы турында референдум уздыра, Конституция кабул итә. Ул "Бердәм Россия" партиясенең республика бүлеген җитәкли, 30 елдан артык Татарстан халыклары ассамблеясе президенты, волейбол федерациясе, ретро машиналар клубы рәисе.
Аның милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытудагы казанышларын билгеләп үтәләр. Фәрит Мөхәммәтшинны бүген беренчеләрдән булып Татарстан Рәисе котлады. "Республика Парламентының яңа чакырылышында депутатлар сезгә кабат рәислек вазыйфасын тапшырды.
Бу сезнең җитәкчелек итү сәләтен, һөнәри осталык һәм шәхси сыйфатларыгызны югары бәяли торган күренеш", ди Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасында. Вячеслав Володин үз котлавында Фәрит Мөхәммәтшинга ныклы сәламәтлек һәм эшендә зур уңышлар теләгән.Тәбрикләүләр бүген илнең башка төбәк башлыклары, аларның закон чыгару органнары җитәкчелеге, министрлыклардан һәм дипломатлардан да юллана.
Фото: tatarstan.ruБүлешергә
Комментарии 0