https://tnv.ru
23 Май 2025, 11:41
40
0

Татарстан мәдәнияте һәм төзүчеләре өчен истәлекле көн. Бүген Азнакайда 3Д форматтагы принтер мөмкинлекләрен кулланып төзелгән иҗтимагый-мәдәни үзәк ачтылар. Тантанага Республика Рәисе килде. "Мәллә" дип аталган комплекс Россиядә уникаль.
Аны хәтта Рекордлар китабына керткәннәр. Ни өчен икәнен бүген Рөстәм Миңнехановка сөйләделәр. Бу көн әлмәтлеләр өчен дә истәлекле. Монда татар дәүләт драма театры - Россиянең «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены алды. Ике вакыйга турында тулырак Лиана Бәхтиева сөйләр.
Бүлешергә
Комментарии 0