https://tnv.ru
26 Май 2025, 15:11
49
0

2 ел элек Казанда Кытай Сабантуе уздырганнар иде. Кабан күле буйлап, зилантлы көймәләр йөзгәнен хәтерләүчеләр бардыр. Кытай бәйрәменең дә календарда үз урынын табуы ихтимал. Рәсми рәвештә булмаса да, хезмәттәшлекнең бер символы буларак. Чөнки 2-3 елда Кытай белән багланышларның яңа дәрәҗәгә чыгуы күз алдында.
Әле 9 майда гына Россиягә Кытай җитәкчесе Си Цзинпинь килеп киткән иде. Ике атна үтмәде, КНР җитәкчелегендә өченче вице-премьер - Чжан Гоцин Татарстанга рәсми сәфәр кылды. Аңарчы Кытай җитәкчесе Россиядә - БРИКС саммитында катнашты. Менә шушы вакыйгалар чылбырында, әлбәттә, Татарстанның үз урыны бар. Моңарчы безне тарих бәйләсә, хәзер яңа икътисадый һәм гуманитар багланышлар көчәя.
Узган ел Россия белән Кытай арасында товар әйләнеше 244 млрд долларны тәшкил иткән. Аның 3 миллиардтан артыгы - Татарстанга туры килә. Бу күрсәткеч 6 процентка арткан. Тулырак Рүзәл Шәриповның "Адымнар" материалында.Бүлешергә
Комментарии 0