Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ингушетия Республикасына барды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ингушетия Республикасына барды

https://tnv.ru

29 Май 2025, 16:08

44

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ингушетия Республикасына барды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Ингушетия Республикасына барды. 

 Рәис Ингушетия башлыгы Мәхмүт Әли Калиматов белән очраша. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, безнең төбәкләр арасында күптәннән җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Ингушетия белән Татарстанның зур предприятиеләре хезмәттәшлек итә. Ике арада товар әйләнешен арттыру өчен, энергетика, машина төзелеше, газ-мотор техникасы, агросәнәгать комплексы, АйТи тармакта мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк, ди Рәис.

Мәхмүт Әли Калиматов үз чиратында Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү, территорияләр белән идарә итү, цифралаштырудагы тәҗрибәсе кызыклы, диде. Элемтәләрне җәелдерү өчен, эшче төркем булдырылачак. Бу юнәлештәге эшчәнлек өчен Рәис Хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров җаваплы булачак. Хәзер эш планын төзергә планлаштыралар. 

Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ннән белә алачаксыз!

Фото: t.me/rustamminnikhanov

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар